1 апрель- көлке көне.
Максат. 1 апрель бәйрәме турында
сөйләү.Укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, тапкырлыкларын арттыру; күңел ачу
чарасы буларак, сәламәтлекләрен ныгыту; барлык укучыларның да актив
катнашуларына ирешү.
1 а.б. -Бүген Көлке көне- алдаукөне бөтен планета буйлап нык
адымнар белән безгә рух, дәрт, дәрман, кәеф өстәп йөри.Бу көнне елмаеп каршы
алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз,
югалып калмассыз.
2а.б. Көлү бик файдалы.Моны безнең медицина фәне дә раслый.
Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Кеше бер секунд кына
кеткелдәп алса да 1 кило ит ашаганга тиң энергия ала.
1а.б. Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә
килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гомерен озайта. Менә нинди зур көчкә ия ул
көлү! Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып, җылынып китә.
Икесе бергә: Көлегез, көлегез! Файдасы күп- белегез.
Гайбәттән көлә белсен
Тулсын күңел, түгелсен
Көлә алганнар көлсен.
Мескеннәр көлә алмый
Һәр кеше шуны белсен.
Көлегез, көлегез
Файдасы күп- белегез.
Онытмагыз, дуслар,
онытмагыз,
Шаярткалап алдап
алыгыз.
Ә соңыннан бергә
рәхәтләнеп
Күңел ачып көлеп
калыгыз.
Язның да үз кызыгы бар-
Кыен түгел аңларга.
Апрельнең бере дә җитте
Рәхәтләнеп алдарга.
1 апрельдә “алдалап көлдерү” һәм “алданып
көлү” бик күп илләрдә шаяру төсе алган матур бер гадәткә әйләнде. 1
апрель- Көлке бәйрәме кайчан барлыкка
килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып
саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр.
Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да
маска кигәннәр.Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү,
күңел ачу көненә әйләнгән. Россиядә
бу бәйрәмнең кайчан һәм кем тарафыннан кертелүе мәгълүм түгел. 1 апрель шаяртулары
Россиядә Петр 1 заманыннан бирле билгеле.
Бу көнне Россиядә генә түгел, башка илләрдә
дә билгеләп узалар.
Англиядә бер- берсенә шаярулы посылкалар җибәрәләр. 1860 елның 1
апрелендә Лондонда бик зур “шаяру була. Әлеге көнне йөзләгән кеше Тауэрда ак
арысланнарны юындыру тантанасына чакыру ала. “Апрель җүләрләре” Тауэр капкасы
янында иртәдән кичкә кадәр “тантана” башланганын көтәләр. Ниһаять, башларына барып җитә: шаяртканнар икән.
Франциядә берәр кешенең аркасына
сиздермичә генә кәгазь балык эләктереп куялар.
Австралиядә көнне кычкырып көлүдән башлыйлар. Иртән иртүк
радиодан
кукумарра дигән кошның
кычкыруы язылган пленканы куялар. Аның тавышы бертуктаусыз көлүгә ошаган.
Германия һәм Австриядә 1 апрельне уңышсыз көн дип
санаганнар.Имеш бу көндә туган кешенең тормышы барып чыкмый. Авылларда яңа эш
башламаганнар, көтүне дә кумаганнар.Өлкәннәр һәм бала-чагалар бер- берсен үти
алмаслык йомышлар кушып алдалаганнар.
Хәзер дә Россиядә бу
бәйрәмне яраталар. “Юмор һәм көлүнең башкаласы” дип Одесса шәһәрен саныйлар.
Анда ел саен 1 апрельдә Юморина бәйрәмен үткәрәләр.
Хәзер бу бәйрәм турында белмәгән кеше юк.
Халык фантазиясе, 1 апрельдә генә түгел, көндәлек тормышта да кешеләрнең
күңелләрен күтәреп йөрүче Хуҗа Насретдин, Алдар кебек үзе беркатлы, үзе тапкыр
әкият геройларын тудырган.
Җыр “Көләсе килеп тора”
Нинди матур көн бүген
Көләсе килеп тора.
Минем көлгәнне күреп,
Кояш та көлеп тора.
Кушымта:
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Көләсе килеп тора.
Хи-хи-хи, ха-ха-ха
Хи-хи-хи, ха-ха-ха.
Кояшка карап бөтен,
Гөлләр дә көлеп тора.
Алар да көннең матур,
Икәнен белеп тора.
Бакчада гөлләремнән
Хуш ис бөркелеп тора.
Мин үстергән гөлләр дип
Бар кеше белеп тора.
“Чәчтем шалкан”шигыре
(Г.Зәйнашева)
Чәчтем шалкан, чыкты
кишер,
Җыеп алдым чөгендер.
Кып-кызыл эре чөгендер,
Һич тә ялган түгелдер.
Чөгендерне кайнаттым да
Ясадым ап-ак шикәр.
Шундый тәмле шикәр
чыкты,
Исең акылың китәр.
Шикәрнең вак-вак
кисәген
Чәчтем җиргә мин кабат,
Түтәл, түтәл, түтәл
булып
Үсте җирдә шоколад!
И йөрим, йөрим бакчада
Ашап шоколад кына
Һич тә ялган
сөйләмимен,
Арттырамын чак кына.
Ш.Галиев “Көлегез”
Кояш бөтен кешегә дә,
Бертигез көлеп карый.
Көлү бит ул гөнаһ түгел
Һәммәбезгә дә ярый.
Сау-сәламәт таза була,
Шаярган, көлгән кеше.
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше.
Тырышыйк, зур өлеш
кертик
Без көлү өлкәсенә.
Тик үзебез генә калмыйк
Әй адәм көлкесенә.
Колаклы коймаклар.
Апам коймак пешерде
Беренче тапкыр.
Коймаклар шундый тәмле
Һәм шундый матур.
Майлы һәм баллы
булганга
Яраттык коймакларны,
Ләкин алар гади түгел,
Бар нәни колаклары.
Кайсында биш, кайсында
өч
Кайберләрендә алты.
Колаксызлар бөтенләй юк
Берсе ярты колаклы.
Майга буялды бармаклар,
Иреннәр, колаклар да.
Үзебез дә охшап калдык
Колаклы коймакларга.
Авылга цирк килгәч.
Зур яңалык бу елда-
Цирк килде авылга.
Әй җыйналды малайлар,
Апайлар һәм агайлар.
Әбиләрне әйткән дә юк,
Әтиләр килгән хәтта.
Сакаллы сабый- бабайлар
Алда беренче рәттә.
Ат биетәләр уртада
Ял төпләре ак күбек.
Әй, шатлана авыл халкы
Беренче күргән кебек.
Юбка кигән мәчеләргә,
Җигелгән эткә карап.
Ул кул чаба карты-яше
Шатлана, бер дә харап.
Өйрәтә белгәннәр, имеш,
Сарык белән кәҗәне...
Цирк карый авыл халкы
Артта дөньяның яме.
“Алдаганчы уйлагыз”( Гүзәлия
Ганиева)
Алдау көне җитә, диеп
Искә төшерде улым.
Балачак ялгышларымны
Хәтеремнән уздырдым.
Күршебездәге карчыкны
Мин шул көнне алдадым.
Өлкән кеше, ярамас,
дип,
Уема да алмадым.
-Мунча якты бүген әни,
Кереп чык, бер юынып.
Китте әби чабынырга
Беткәнче дип суынып.
Шул вакытта сөенүем:
Әбине бит алдадым.
Зур гөнаһлы булганымны
Еллар үткәч аңладым.
Суык мунчага кергәчтен
Ул ниләр уйлагандыр.
Рәнҗемәде микән, диеп
Алдау көне килеп җиткәч
Һәр елда уйланамын.
Такмаклар
Иртән торып
тышка чыксам,
Кәҗә көтү
төшерә.
Табаларын
кыра-кыра
Әтәч коймак
пешерә.
Иртүк торып тышка чыксам,
Кырмыска утын кисә.
Кәкре каен гармун уйный,
Сыер танцевать итә.
Ике тавык
җырлап йөри,
Әтәч гармун
уйната.
Шул тавышка
чыдый алмый
Ата каз
елап ята.
Чуар тавык суга бара,
Аягында чабата.
Шул вакытта оялмыйча
Ата каз йоклап ята.
Безнең песи
бигрәк уңган,
Комганга су
тутыра.
Бозавыбыз
мич башында
Оек бәйләп
утыра.
Кызыклы сораулар.
-
Ни өчен арысланнар чи ит ашыйлар?( пешерә белмәгәнгә)
-
Карга 3 ел яшәгәч нишли?( 4 яшь китә)
-
Суны иләк белән ничек ташып була?(катырып)
-
Кара мәчегә өйгә керүе кайчан җайлырак?( ишек ачык
булганда)
-
Кошны куркытмыйча гына агач ботагын ничек сындырып
алырга?(кош очып киткәнен көтәргә)
-
Апельсинның яртысы нәрсәгә ошаган?( икенче яртысына)
-
Яңгыр яуганда карга нинди агачка утыра?( юеш)
-
Теше бар, авызы юк. Бу нәрсә?( пычкы)
-
Ике сарык басып тора: берсенең башы төньякка,
икенчесенеке көньякка караган. Башларын бормыйча гына алар бер-берсен күрә
алырлармы? (алар бер-берсенә карап тора)
-
Нәрсәне әзерләп була, тик ашап булмый? (дәрес)
-
Нинди читлектә кошларны һәм хайваннарны тотып булмый?
(күкрәк читлегендә)
Театр-экспромт
Теләге
булган 9 тамашачы чакырыла.
Без аларга
кәгазь битләре бирәбез,анда аларның кем булып уйнаячагы язылган. Иң оста
уйнаучыга призыбыз да бар! Без нәрсә укыйбыз, алар шунда ук үз рольләрен
башкаралар. (Кәгазь битләренә түбәндәге сүзләр язылган: кояш, әтәч, эт, үрдәк, тавык, чебиләр-3, песи)
-
Менә акрын гына кояш күтәрелде һәм ул барлык кешеләргә
карап елмайды да, үзенең җылы нурларын сибә башлады. Моңа кадәр ишек алдында
тынлык иде. Иң беренче булып әтәч тынлыкны бозды. Сикереп кенә киртә башына
менде дә кычкырып җибәрде:Кик-ри-күк! Аның тавышына, әлбәттә, яраткан тавыклары
уянды. Тавыккай канатларын кагынып, җилпенеп алганнан соң, оясында яңа гына
чыккан чебиләрен күреп шаккатты ( 3 чеби аның тирәсендә уратып алып утыралар).
Ә чебиләре аңа шатланышып тавыш бирделәр:”Чеп-чеп-чеп!” һәм тавык аларны ияртеп
ишегалдына җим чүпләргә кузгалды.
Алпан-тилпән атлап үрдәк- бакылдык та
күренде: “Бак-бак-бак..” Уртада җыелып торган күлдәвеккә борынын тыгып карады,
аның эченнән нәрсәдер эзләде, соңыннан уртасына кереп басып, канатларын
җилпи-җилпи суны чәчрәтә башлады.
Бу тавышка уянып эт тә башын оясыннан
чыгарып карады. Иренеп кенә, сузылып кына оясыннан чыкты да җирдә яткан сөяген
тәмләп кенә кимерә башлады.
Баскыч башында йоклап ятучы песи генә, кояш
нурларына иркәләнеп, мырылдап ятканнан соң, акрын гына, дәрәҗәсен белеп кенә эт
янына атлап килде дә, күзләрен мөлдерәтеп, этнең сөяк кимергәнен карап тора
башлады.
Шулай итеп һәрберсе үз эше белән мәшгуль:
Кояш елмая,
нурларын сибә.
Әтәч
кычкыра.
Тавык
кыткылдап, чебиләрен ияртеп йөри.
Үрдәк суда
коена.
Эт сөяк
кимерә.
Песи
мырылдап, аңа карап утыра.
Шулай итеп яңа көн туды. Хәерле көннәр
булсын һәрбарчабызга да!
Кечкенә
генә спектаклебез шуның белән тәмам. Рольләрне башкардылар...
Иң оста
башкаручыны билгеләп китик. Аңа приз тапшырабыз!
Барлык
катнашучыларга да зур рәхмәт!
1а.б. Хөрмәтле, дуслар! Бүгенге Алдау көненә
багышланган кичәбез тәмам.
2 а.б. Сезгә теләкләр:
Җир йөзендә
бары тик яхшылык, изгелек кенә хакимлек итсен.Кешеләр күңеле кителмәсен!
Дусларыгыз күп булсын, тырышып укыгыз, сәламәт булыгыз,сумкагызда”дүрт”ле һәм
“бишле билгеләре генә йөртегез. Шул чагында үзегезнең дә көләсегез, бүтәннәрне
дә көлдерәсегез килер!
Җыр “Елмай”
1.
Без елмайсак, дөнья
нурлана,
Без
елмайсак безгә күзен кыса кояш.
Елмай син
очраган һәркемгә
Шат йөзләр
һәм елмаю тик булыр юлдаш.
Кушымта:
Син елмайган арада
Болытлар бии кара.
Чикерткә дә сыздырып бер
Җырлап ала.
Елгалар һәм диңгезләр
Башланалар инештән
Ә дуслык тик көләч йөзләрдән
башлана.
2 .Без
елмайсак кырыс болытка
Яңгырларны
һәм яшенне ул оныта.
Йоклаган
урман да уяна
Һәм суза
кулларны үзе безгә таба.
3.Без елмайсак җылы һәркемгә
Йомшак кына, уйнап кына исә җил
дә.
Елмаю китмәсен йөзләрдән
Яңгырасын бары шат авазлар
җирдә.